ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат

12 октябрь 2019, 13:56

Скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат Сәнгать әһеле белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Камал театрында була.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Озакка сузылган авырудан соң скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат булган. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Ул әхлакый, зыялы, яхшы яктан совет чоры кешесе иде. Бүгенге замандагы күп әйберләр аның тормыш кыйммәтләренә туры килә алмады. Ул безнең искиткеч үзенчәлекле, күпмедер идеаль иҗади гаиләнең - бер-берсен яраткан һәм кадерләгән фикердәшләр төркеменең җитәкчесе иде", - дип язган фейсбукта рәссам Марина Нигъмәтуллина.

  • Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә  Казанда туган. Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы сәнгать Академиясен тәмамлаган. Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы. 2007 елда аңа ""Тукайны яратып" сериясендәге хезмәтләре өчен (тагын ике автор) Тукай премиясе бирелә.

Скульптор белән хушлашу иртәгә, 13 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Камал театрында була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10