ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Россия 1» телеканалы эфирында Соловьев Казанга соклануын әйтте

12 октябрь 2019, 15:04

Тапшыру кунагы Карен Шахназаров Украина оппонентына татарларның Россия үсешенә һәм мәдәниятенә керткән өлешен искә төшерде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Тележурналист Владимир Соловьев «Россия 1» телеканалында «Владимир Соловьев белән кич» программасы эфирында Казанга соклануын әйтте һәм барысын да шәһәргә килергә чакырды.

«Форсаттан файдаланып, барыгызны да Казанга килергә чакырам. Борынгы корылмалары булган искиткеч матур заманча шәһәр. Сез хозурланырсыз!» - диде Соловьев.

Тапшыруда Украинаның Алтын Урдага мөнәсәбәте турында сүз чыкты. Кинорежиссер Карен Шахназаров борынгы дәүләтне һәм татарларны яклап чыгыш ясады. Урданың зур казанышларга ия булган беренче Евразия дәүләте булуын искәртте.

«Татарлар, гомумән, Россия мәдәниятенә, аның үсешенә, бөек ил — Россия Империясен, Советлар Союзын төзүгә зур өлеш керттеләр. Шуңа күрә татарларны тынычлыкта калдырыгыз. Алар - безнең татарлар, аларның сезгә мөнәсәбәтләре юк», - дип мөрәҗәгать итте Шахназаров Украина вәкиленә.

Берничә көн элек «Вести FM» радиоэфирында Владимир Соловьев Татарстан тыңлаучысын халык алдында мыскыл итте һәм аңа Россиядә тыелган террорчылык оешмалары эшчәнлегенә катнашы барлыгын тикшерергә янады.

Казан Кремлендә тележурналистның мондый тәртибен этика кысаларыннан чыгу дип атадылар, ә «Эхо Москвы»ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов республика халкын Соловьевны судка бирергә өндәде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10