ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роман Шәйхетдинов IT-шникларга картлыкларын Иннополиста каршыларга тәкъдим итте

12 октябрь 2019, 14:01 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Роман Шәйхетдинов IT-шникларга картлыкларын Иннополиста каршыларга тәкъдим итте
Иннополиста региональ «Стачка» IT-конференциясе ачылды, анда акыллы шәһәрләр, IT-кызлар һәм яңа эшләнмәләр турында сөйләячәкләр.

(Иннополис, 12 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Бүген Иннополиста зур региональ «Стачка» IT-конференциясе ачылды. Барыгызны да биредә үз компанияләрегезгә нигез салырга һәм картлыгызны каршыларга чакырам, диде Татарстан Вице-премьеры Роман Шәйхетдинов.

«Бүген без беренче күчмә "Стачка"ны — искиткеч тармак чарасын каршы алабыз. Мин ышанам, сез барыгыз да бу шәһәрне яратырсыз. Сез бүген барысы да ничек үсеш алганын карый аласыз», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Роман Шәйхетдинов барысына да яхшы кәеф, күбрәк элемтә булдырырга, бер-береңә карата зур игътибар бирергә, барлык катнашучыларның да биредә яңа проектлары булуын теләде.

Көзге «Стачкалар» спикерлары сыйфатында Россиянең IT-тармагының әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясаячак.

Конференциядә IT- өлкә үсеше трендларын исәпкә алучы яңа секцияләр эшләячәк. Алар «Эшләнмә», Digital, «Карьера һәм мәгариф», «Трендлар» блокларына бүленгән. Секцияләр арасында «Акыллы шәһәр», «IT – кызлар», «Лидогенерация һәм SMM», «ИИ» һәм GameDev кебек секцияләр бар.

  • «Стачка. Иннополис» проекты 12-13 октябрьдә Иннополис университетында һәм А.С.Попов исемендәге технопаркта уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10