ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Вавилов: Казанга хосписларны оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә киләләр

12 октябрь 2019, 13:46 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Владимир Вавилов: Казанга хосписларны оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә киләләр Бүген бөтен дөньяда хоспис һәм паллиатив ярдәм көнен билгеләп үтәләр.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казанга хосписларны оештыру буенча Татарстан башкаласы тәҗрибәсе белән танышу өчен бөтен илдән белгечләр килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.

  • Бүген - октябрьнең икенче шимбәсендә Бөтендөнья хоспис һәм паллиатив ярдәм көне билгеләп үтелә. Россиядә андый ярдәмгә 1 млн 300 мең кеше мохтаҗ, шуларның 6 меңе - Татарстан халкы.

Паллиатив ярдәм пациентларның һәм куркыныч авыру белән очрашкан гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Ул авыртуны һәм газап китепргән башка билгеләрне җиңеләйтергә ярдәм итә. Россиядә паллиатив ярдәмне үстерү илкүләм проектлар һәм тиешле закон белән кабул ителгән.

«Күптән түгел безгә Башкортстаннан килделәр, безнең хосписның проектын һәм эш системасын өйрәнделәр. Әле бер көн элек кенә бездә Кырымнан Дионисий атакай булып китте — анда Симферопольдә хоспис өчен җир бүлеп бирелгән. Хоспис һәм паллиатив ярдәмгә ихтыяҗ бик зур!» - дип сөйләде Владимир Вавилов.

Аның сүзләренчә, паллиатив ярдәм системасы үсә башлаган, тиешле грантлар бирелә. Казанда, аерым алганда, хәзер икенче хоспис өчен участок рәсмиләштерәләр, ул өлкән пациентлар өчен ике бүлекне үз эченә ала.

Сишәмбе, 15 октябрьдә, белгечләр Саба һәм Кукмара районнарына юл тотачак. Анда күчмә паллиатив хезмәт кабинетларын булдыру планлаштырыла. «Вакытлар узу белән мондый кабинетларны бөтен республика буенча оештырырга планлаштырабыз», — диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10