ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлаячаклар

12 октябрь 2019, 12:16 , Фото: tatar-congress.org

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлаячаклар Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съезды узачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә Уфада Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте съезды узачак. Анда Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлаячаклар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге истәлекле вакыйгага Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның килүе көтелә. Аннан тыш, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясовның да катнашуы көтелә.

Съездның максаты - Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлау. Бүген бу вазифага БР Диния нәзарәте пленумы тарафыннан сайлап алынган һәм расланган бердәнбер кандидат, мөфти вазифаларын башкаручы Айнур Биргалин дәгъва итә.

Чарага район мәчетләренең имам-мөхтәсибләре һәм имам-хатыйблары киләчәк. Корылтайны оештыру комитеты карары нигезендә биш җирле мөселман дини оешмасыннан бер имам-хатыйб чакырыла. Делегатларны сайлап алуны мөхтәсибәт хәл итә. Шулай итеп Корылтайга 170кә якын имам килер дип көтелә.

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, үзәкләштерелгән дини оешма уставы нигезендә, 5 елга сайлана. Бүген бу вазифаны яшь имам Айнур Биргалин башкара.

Бу күп еллар эшләгән Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин бу елның апрель азагында үз теләге белән бу вазифадан киткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10