ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бер ел чамасы федераль эзләүдә булган башкорт кешесен Казанда тоткарлаганнар

12 октябрь 2019, 11:23

40 яшьлек эшсез ирне тоткарлыйлар һәм тикшерү өчен полицейскийларга тапшыралар.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казанда росгвардиячеләр Башкортстан кешесен тоткарлаган. Ул бер ел диярлек урлау өчен федераль эзләнүдә булган. Бу хакта Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 17.00 сәгать тирәсендә Росгвардиянең Казанның ведомстводан тыш сак идарәсе экипаж төркеме Мәүлетов урамында патрульлек иткәндә ир-атка игътибар иткән. Узгынчының тышкы кыяфәте җинаять кылган өчен эзләүгә игълан ителгән гражданин билгеләренә туры килде», – дип сөйләделәр агентлыкка идарәнең матбугат хезмәтендә.

Ирне туктаталар һәм документларны тикшерәләр. Тоткарланган кеше урлаган өчен агымдагы елның февраленнән федераль эзләүдә булган Башкортстанда яшәүче 40 яшьлек эшсез кеше булып чыга.

Җинаятьчене тоткарлыйлар һәм полицейскийларга тапшыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10