ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда янгын чыккан фатирдан туксан яшьлек инвалид ир-атны алып чыкканнар

12 октябрь 2019, 09:43 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чаллыда янгын чыккан фатирдан туксан яшьлек инвалид ир-атны алып чыкканнар Беренчел мәгълүматлар буенча янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда янгын сүндерүчеләр фатирдан 90 яшьлек инвалид ир-атны алып чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә төн уртасында ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына Шамил Усманов урамындагы 9 йортта фатир януы, анда 90 яшьлек инвалид ир-ат булуы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр 5 минут булганчы һәлакәт урынына килеп җиткән. 56нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре ир-атны йокы бүлмәсендәге караватта тапкан. Ир-атны коткару битлеге кидереп, урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Янгын 3 кв.метр мәйданга зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10