ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре Төркиядә картлар йортында булган

12 октябрь 2019, 00:36 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре Төркиядә картлар йортында булган Моңа кадәр Мармариска мондый сәяхәт Түбән Каманың физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен оештырылган иде.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Түбән Каманың 11 активист пенсионеры Төркиянең Мармарис шәһәре буйлап сәяхәт итә. Алар анда карлар йортында булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 "Без Мармариста картлар йортында булдык, ялгыз кешеләрне шоколад кәнфитләр һәм кулдан ясалган уенчыклар белән сөендердек, - дип сөйләде безгә сәфәр өчен җаваплы Ольга Курдюкова.

Шуннан соң мәдәният үзәгендә фотокүргәзмәдә булдык, җирле пенсионерлар партиясе активистлары белән очраштык: тәҗрибә уртаклаштык, Сабантуйга чакырдык. Бүген әле пенсионерлар хәрәкәте белән шөгыльләнүче депутат һәм шәһәр советы депутатлары белән очрашабыз,. дип сөйләделәр алар.

Моңа кадәр Мармариска мондый сәяхәт Түбән Каманың физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен оештырылган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10