ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталияда Фәнис Зыялының шигырь кичәсе узачак

11 октябрь 2019, 21:52 , Фото: архив/Султан Исхаков

Анталияда Фәнис Зыялының шигырь кичәсе узачак Фәнис Зыялы - чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан, хәзерге вакытта Анталиядә яши, хокук фәннәре кандидаты, адвокат.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ").  Төркиянең Анталия шәһәрендә якшәмбе, 13 октябрь көнне, шагыйрь Фәнис Зыялының шигырь кичәсе узачак. Бу хакта Анталия татарлары хәбәр итә.

  • Фәнис Зыялы - чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан, хәзерге вакытта Анталиядә яши, хокук фәннәре кандидаты, адвокат.

Кичәдә авторның төрле шигырьләре, халкыбызның җыр-моңнарын ишетергә мөмкин. Шулай ук кунакларны милли ризыкларга бай табыннар көтә, - ди оештыручылар.

Шигъри бәйрәм Анталияның Cemile-Yusuf Delialioglu мәчете ишегалдындагы татар теле дәресләре үткәрелгән сыйныфта узачак. Башлану вакыты - 17.00

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10