ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Литвада 2021 елны татар азчылыгының Тарих һәм мәдәният елы дип игълан иттеләр

11 октябрь 2019, 22:18

Литвада 3 меңгә якын татар яшәгән.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Литва Сеймы 2021 елны Литва татарларының Тарих һәм мәдәният елы дип игълан итте. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарлар Литва тарихында сизелерлек эз калдырган, барлык сугышларда һәм восстаниеләрдә катнашкан, Литваның иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән», - дип билгеләп үтелә. Литва татарлары җәмгыяте Литва дәүләтчелеге, тарих һәм мәдәниятен торгызуда зур өлеш керткән, үз тормышын Литва белән бәйләгән, аның тарихының бер өлеше булган, диелә Сейм резолюциясендә.

1321 елда Литва җитәкчесе князь Гедиминас Алтын Урда белән берлек төзегән. 2017 елда Литва татарлары Литвада үз җирлегенең 620 еллыгын билгеләп үттеләр. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Литвада 3 меңгә якын татар яшәгән. Бу Балтыйк илендә дүрт мәчет эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10