ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда баганага бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе комага киткән

11 октябрь 2019, 21:09

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат машина белән идарәне югалткан.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәре үзәгендә «Лада» автомобиле зур тизлектә баганага килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе хәбәр иткән.

«Гранта» йөртүчесе Минзәлә ягыннан зур тизлектә хәрәкәт иткән. 32 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм машина яктырткыч баганасына килеп бәрелгән», — дип сөйләде хәбәрче.

Зыян күргән ир-ат комага киткән. Аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10