ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Раушан Шәриф: "Ыру" спектаклен Гафур Каюмов истәлегенә багышладым

11 октябрь 2019, 21:14 , Фото: Владимир Васильев

Раушан Шәриф: Шамил Закиров исемендәге "Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең йомгаклау турында "Ыру" спектакле куелды.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Назлыгөл Мәсәлимова). "Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең йомгаклау турында куелган "Ыру" спектакленең режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф спектакльне дусты, танылган драматург, театр режиссеры Гафур Каюмов истәлегенә багышланганы хакында "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

Әлеге спектакльне Шамил Закиров исемендәге XIX Төбәкара "Идел-йорт" театр коллективлары бәйгесенең III йомгаклау этабында Балык Бистәсе район мәдәният йорты халык театры куйды.

"Гафур Каюмов белән без дус идек, бергә эшләдек. Кызганычка каршы, ул фаҗигале рәвештә вафат булды. Бу спектакль аның истәлегенә ниндидер бер мәдхия булып барсын иде. Әлеге спектакль аңа дога булып ирешсен иде", - диде Раушан Шәриф.

Режиссер ни өчен әлеге трагедия сайланганына ачыклык кертте. "Бу әсәрдә бер ыру икенчесен юк итеп бара. Хәзер дә кеше әзрәк өскә менсә, кешене батыра. Вәхшиләр дөньясы өстенлек итә. Халыкка шуны җиткерергә телим", - дип сөйләде Раушан Шәриф.

Бәйгенең жюри әгъзәсы ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов та үз фикерен белдерде. "Үзешчән театрлар профессиональ театрлар дәрәҗәсенә күтәрелә башлады. Үзешчәннәр ихлас күңелдән эшли. Алар хәтта профессионалларга да чын конкуренция тудыра", - ди Ренат Әюпов.


   


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10