ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада янгынны вакытында сүндергән полиция хезмәткәрләре бүләкләнәчәк

11 октябрь 2019, 17:51

Полиция хезмәткәрләре батут үзәгендә икенче катта янгын чыккан вакытта урлау турындагы хәбәр буенча комплекска килгән булган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Старт» сәүдә үзәгендә янгынга таралырга ирек бирмәгән полицейскийларны бүләкләячәкләр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич полициягә Химиклар проспектындагы сәүдә үзәгендә урлау турында хәбәр килде. Урынга тикшерү-оператив төркем барды. Шул ук вакытта, бу хәлгә ачыклык керткәндә, сәүдә үзәгенең икенче катында төтен, ә аннары янгын чыкты», - дип сөйләделәр полициядә.

Янгын урынына иң беренче булып җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные Михаил Каморин һәм полиция хезмәткәре Ленар Хәбибрахманов килгән. Алар янгын җиңсәләре ярдәмендә ут белән көрәшергә тырышкан.

Тиздән урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткән, алар янгынны тулысынча сүндергән.

Ике полиция хезмәткәре дә «Коткаруда кыюлык күрсәтү» медале белән бүләкләнәчәк.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Түбән Камада «Старт» сәүдә үзәгендә янгын чыккан. Автоматлаштырылган янгын сигнализациясе һәм янгын турында хәбәр итү системасы үз вакытында эшләгән. Комплекс администрациясе урамга якынча 72 кешене, шулай ук 18 хезмәткәрне чыгарган. Белгечләр янгынның эретеп ябыштыру эшләре барган батут үзәгендә чыгуын ачыклаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10