ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә "Иң яхшы хәрби машина йөртүче – 2019" Республика конкурсы башланды

11 октябрь 2019, 04:45

Ярышлар барышында курсантларның профессиональ әзерлеге дә, физик һәм гомумгаскәр әзерлеге дә бәяләнәчәк.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә «Иң яхшы хәрби машина йөртүче – 2019" Республика конкурсы башланды. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре сайтында хәбәр ителә.

Конкурста катнашучыларга 3 этап узарга туры киләчәк. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм автомобиль төзелеше буенча белемнәрен, алга таба хәрби әзерлек нигезләрен тикшерәчәк. Аннары "КАМАЗ-4350" автомобилен йөртү осталыгын күрсәтәчәк.

Ярышлар барышында курсантларның профессиональ әзерлеге дә, физик һәм гомумгаскәр әзерлеге дә бәяләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10