ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында яшәүче шагыйрәне хөрмәтләделәр

11 октябрь 2019, 03:00 , Фото: tatar-congress.org/

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында яшәүче шагыйрәне хөрмәтләделәр Шагыйрәнең гореф-гадәтләрне саклап калуда зур хезмәт өлеше барлыгын әйтеп үттеләр.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Тәтеш районының Кече Әтрәч мәдәният йортында җирле шагыйрә Роза Фәйзуллинаның "Күңелемдә тургай тавышы" дип исемләнгән яңа җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Казаннан, Ульяновскидан мәртәбәле кунаклар, районның "Авангард" газетасы баш мөхәррире Инга Сәфәрова, районның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, Мәскәү һәм башкалабыз артистлары, Тәтеш районы үзешчәннәре, Роза апаның балалары, якыннары катнашты.

Чарада районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова чыгыш ясап, Роза апага иҗат уңышлары, сәламәтлек теләп, алга таба шигырьләр көтеп калабыз диде һәм шагыйрәнең гореф-гадәтләрне саклап калуда зур хезмәт өлеше барлыгын әйтеп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10