ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте

11 октябрь 2019, 08:00 , Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда быелның августыннан сентябренә кадәр 4 меңнән артык кеше "Күчмә сырхауханә"ләрдә медицина тикшерүе үткән. Әлеге мобиль комплекслар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү" төбәк проекты кысаларында медицина хезмәтен күрсәтә.

Нәтиҗәдә 1 300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, 223 кеше хастаханәгә яткырылган.

Хәзерге вакытта республикада 4 «Күчмә сырхауханә» комплексы эшли. Аларның һәркайсы заманча күчмә диагностика, лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм 6 кабинеттан тора, шул исәптән - терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог.

Мобиль комплекслар ярдәмендә көн саен 100дән артык кеше медицина тикшерүе уза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10