ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән лицее укучылары һәм укытучылары 2020 төп нарат үсентесе утырткан

11 октябрь 2019, 07:09 , Фото: nashcheremshan.ru/

Чирмешән лицее укучылары һәм укытучылары 2020 төп нарат үсентесе утырткан Лицей укучылары “Урман атналыгы” акциясе кысаларында шундый изге гамәл кылган.

(Чирмешән, 11 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән лицее укучылары һәм укытучылары 2020 төп нарат үсентесе утырткан. Лицей укучылары “Урман атналыгы” акциясе кысаларында шундый изге гамәл кылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Үсентеләрне үзебезнең урман хуҗалыгы бирде. Киләсе ел 2020 нче ел булгач, нәкъ шул кадәр агач үсентесе утыртырга ниятләдек. Аларга үзебезнең лицей җаваплылыгындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты тирәсендәге ерганаклар янында урын таптык, - диде лицей директоры Марат Могыйзов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10