ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Матвиенко «Россия лидерлары» конкурсында белгечлекләр проектын кертүне хуплады

10 октябрь 2019, 20:42

Проектның яңа сезонында катнашучылар өстәмә рәвештә «Сәламәтлек саклау», «Фән», «Финанслар һәм технологияләр» трекларының берсенә гариза бирә ала.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация Советы рәисе, «Россия лидерлары» конкурсының остазы Валентина Матвиенко өченче сезонда төп конкурска өстәмә рәвештә профильле белгечлекләр проектын кертүне хуплады.

Хәзер проектта катнашучылар өстәмә рәвештә өч – «Сәламәтлек саклау», «Фән», «Финанслар һәм технологияләр» трекларының берсенә гариза бирә алалар.

«Бүген төп проблема - мәгарифтә дә, сәламәтлек саклауда да, социаль өлкәдә дә профессиональ әзерлекле идарәчеләрнең булмавы. Мондый белгечлек <...> ачык, кызыклы кешеләрне ачыкларга һәм аларга җитәкче постлар белән шөгыльләнү өчен социаль лифтлар кулланырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты үз позициясен Матвиенко.

Шул ук вакытта Федерация Советы спикеры конкурска төрлечә ярдәм итәчәгенә ышандырды һәм россиялеләрне үз көчләренә шикләнмәскә һәм анда катнашырга чакырды.

Россия Президенты, «Россия – мөмкинлекләр иле»нең күзәтчелек советы рәисе Владимир Путин 4 октябрьдә «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсының өченче сезонын ачып җибәрүне хуплады. «Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, катнашу өчен гаризаны 27 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10