ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү 57 миллион сумга төшкән

10 октябрь 2019, 22:20 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү 57 миллион сумга төшкән Торак йортларның берсендә рәссам һәм скульптор Бакый Урманченың граффити стилендәге портреты ясалган.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Бу максатларга 57 млн сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта эшләр 90 процентка башкарылган. Ремонт барышында урамны яктырту мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән. Моннан тыш, машина кую урыннары булдыру, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру эшләре башкарылган.

Тиздән биредә кече архитектура формалары, уңайлы эскәмияләр, шулай ук арт-объектлар һәм мәгълүмати стендлар да куелачак. Торак йортларның берсендә рәссам һәм скульптор Бакый Урманченың граффити стилендәге портреты ясалган.

Айдар Метшин куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты, җәяүлеләр өчен өстәмә юл аркылы чыгу урыннары һәм коймалар кую кирәклегенә басым ясады. Шулай ук урамны яшелләндерү буенча да берничә йөкләмә бирелде.

Бакый Урманче - күренекле сынчы, рәссам, график. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Бу урамда аның исемен йөртүче гимназиясе урнашкан, шәһәрнең үзәк мәчете дә әлеге урамда.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10