ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

10 октябрь 2019, 20:27 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
 Республика территориясендә +7, +12 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 октябрьдә, Татарстан территориясендә вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез «урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда – секундына 15-18 метрга кадәр)», - дип кисәтә республика синоптиклары.

Шул ук вакытта төньяктан циклон үзе белән җылы алып килә. Төнлә термометр баганалары 3 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачагы фаразлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10