ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда хатын-кызлар психологка ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә

10 октябрь 2019, 19:47

Татарстанның теләсә кайсы кешесе телефон аша психотерапевттан аноним ярдәм ала ала.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда хатын-кызлар ир-атлардан өч тапкыр ешрак «Сердәш» социаль-психологик хезмәтенә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ»га социаль-психологик хезмәт кабинеты мөдире Юрий Калмыков сөйләде.

«Беренче планга гаилә проблемалары, ир - хатын, балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре, депрессив һәм невротик хәлләр чыга. Бер ел эчендә безгә турыдан-туры һәм телефон аша 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Хатын-кызлар, сүз уңаеннан, ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итәләр», - диде табиб-психотерапевт.

Татарстанда яшәүче төрле яшьтәге кеше социаль-психологик хезмәт кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Моны тәүлек буе эшли торган 279-55-80 һәм 129 («Таттелеком»ААҖ абонентлары өчен) телефоннары буенча аноним рәвештә эшләргә була. Кабул итүгә 279-40-73 телефоны буенча язылырга мөмкин.

  • Бүген, 10 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата җәмгыятькә психик сәламәтлек проблемалары һәм авыруларны профилактикалау турында мәгълүмат бирү өчен 1992 елда билгеләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10