ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Канададан рәссам Ринат Харисовның күргәзмәсе ачылды

10 октябрь 2019, 19:14 , Фото: Рамиль Гали

Казанда Канададан рәссам Ринат Харисовның күргәзмәсе ачылды
«Хәзинә» галереясында Россиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы күргәзмәсе эшли башлады.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Россия һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Ринат Харисовның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә рәссамның шәхси коллекциясеннән, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Ш.Мәрҗани исемендәге фондтан 60ка якын эш тәкъдим ителгән.

«Күргәзмәнең барлык эшләре дә минем өчен бик мөһим, алар татар халкы тормышына багышланган», – диде Ринат Харисов.

Рәссам, нигездә, татар сәнгатенә таянып, үз эшләрен модернизм принципларына нигезләнеп эшли. Харисов үзе үз стилен примитивизм буларак характерлый.
Татар телендәге зирәк язулар автор кулланган визуаль символларның мәгънәсен һәм эчтәлеген ачып бирә. «Язулар татар шагыйрьләренең һәм фольклорының шигырьләренә нигезләнгән», – дип аңлатты рәссам.

«Талоннар белән натюрморт» картинасы Советлар Союзы таркалу вакытына багышланган, анда ашамлыкларны талоннар буенча алганнар. Мастер берничә талон саклап калган һәм аларны бу эшне башкарганда файдаланган.

Харисов кайбер иң зур картиналарын Канадада яза. Алар арасында - «Җиде кыз» әсәре һәм ике пейзаж бар. «Вакыт – вакыт Мин Торонтода яшим һәм эшлим, күп эшләрне аннан алып кайттым», - диде рәссам. Тантананың музыкаль өлешен рәссамның тальяннар җитештерүче абыйсы Айрат Харисов үз командасы белән тәэмин итте. Алар, әлбәттә, нәкъ менә тальяннарда уйнадылар.

«Автор якты, нәзакәтле хис төсе белән яза. Харисов картиналарындагы язулар кайдадыр аларның мәгънәсен ассызыклый, ә кайдадыр хулиганлык белән чиктәш. Алар картиналарны башка яссылыкка – беренче чиратта әдәбият, тарих, мәдәнияткә күчерә», - диде рәссам Виктор Тимофеев.

Рәссамның эшләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Новосибирскида, ә Россиядән читтә – АКШта, Франциядә һәм Европаның башка илләрендә, Төркиядә саклана. Бүген ачылган күргәзмә «Хәзинә»дә 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10