ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Россия спорт министры Павел Колобков Казанга киләчәк

10 октябрь 2019, 18:38 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Россия спорт министры Павел Колобков Казанга киләчәк
 Федераль ведомство башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак һәм берничә спорт объектында булачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 12 октябрьдә, Россия спорт министры Павел Колобков Казанга киләчәк. Татарстан башкаласында ведомство җитәкчесенең берничә очрашуы планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Колобков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы күзәтчелек советы утырышында катнашачак.

Министр шулай ук Су спорт төрләре сараенда да булачак. Ул объектны караячак һәм FINAның су спорт төрләрен үстерү үзәгеннән чит ил йөзүчеләренең һәм суга сикерүчеләрнең күнегүләрен күзәтәчәк.

Шул ук көнне Колобковның 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге уза торган гимнастика үзәгендә дә булуы күздә тотыла. Сәфәр барышында Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Пауль-Эрик Хейер Ларсен белән очрашу булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10