ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әдәбият буенча 2018 һәм 2019 еллар өчен Нобель премиясе лауреатлары аталды

10 октябрь 2019, 18:52

Узган ел әдәбият буенча Нобель премиясе Швед академиясе тирәсендәге җәнҗал аркасында бирелмәде.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). 2018 һәм 2019 елларда әдәбият буенча Нобель премиясе лауреатлары Польша шагыйрәсе һәм прозаик Ольга Токарчук һәм Австрия язучысы һәм драматургы Петер Хандке булды. Тиешле карарны Швед академиясе кабул итте.

Әдәби нобелиатлар арасында Ольга Токарчук Польшаның бишенче вәкиле булды. Элек премиягә Генрик Сенкевич, Владислав Реймонт, Чеслав Милош һәм Вислава Шимборска лаек булды. Петер Хандке исә Австрия язучыларыннан әдәбият буенча Нобель Премиясе алучы өченче кеше. Аңа кадәр ул Элиас Канетти һәм Эльфриде Елинекка бирелде.

Ике премиянең гомуми күләме 9 млн швед кронына (якынча 900 мең Америка доллары) тигез. Лауреатларны бүләкләү тантанасы, традиция буенча, 10 декабрьдә, Нобель премиясенә нигез салучы Альфред Нобель вафат булган көнне булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 2018 ел өчен Нобель премиясен бирү Швед академиясе әгъзаларының берсенең ире тирәсендә булган секс-җәнҗал аркасында кичектерелгән. Алты катнашучыдан колак каккан оешма лауреатны билгели алмаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10