ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мамадыш халык театры: Аманулла "Җәйге кырау" спектаклен үзе күрә алмады

10 октябрь 2019, 17:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Мамадыш халык театры: Аманулла Спектакльнең режиссеры - Айназ Нургалиев.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Төбәкара “Идел-йорт” бәйгесе кысаларында Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Мамадыш районы халык театры Аманулланың “Җәйге кырау” әсәрен сәхнәләштерде.

“Ун актерыбыз бар. Эштән соң җыелып, репетицияләр үткәрәбез. Соңыннан алар яшәгән авылларына кайтып китәләр. Бездә профессионаллар юк. Арабызда - тәрбиячеләр, укытучылар һәм башкалар. Әсәрне укып чыккач, рольләр бүлешәбез. Әгәр дә бездә эшләгән ун кеше җитмәсә, өстәп алабыз”, - ди спектакльнең режиссеры Айназ Нургалиев.

Ул Казан театр училищесын тәмамлаган. Биш ел Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшләгән.

“Студент чакта “Җәйге кырау” спектакленең бер өзеген сәхнәләштергән идем. Шул вакытларда ук әлеге әсәр миңа ошаган иде, шуңа аны тулаем сәхнәләштерергә булдык. Кызганыч, спектакльне Аманулла үзе генә күрә алмады”, - ди Айназ.

“Спектакль белән якын районнарга барабыз. Акча эшләп була, күпме икәне, халыктан тора. Бер билет бәясе йөз сум. Тамашачылар килә, чөнки без халык театры. Юл чыгымнарын районыбыз мәдәният йорты үз өстенә ала”, - ди режиссер.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10