ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Равил Гайнетдинга Федерация Советы медале тапшырылды

10 октябрь 2019, 16:16

Федерация Советы вәкилләре Валентина Матвиенко исеменнән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә юбилее уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Федерация Советы вәкилләре Валентина Матвиенко исеменнән Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинны «Федерация Советына 25 ел» медале белән бүләкләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, рухи традицияләрне саклауга зур өлеш керткән өчен һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының 25 еллыгы уңаеннан», - диелә бүләк турында указ текстында.

Үз чиратында, Равил Гайнетдин Россия мөселманнары өчен парламентның югары палатасы белән тыгыз хезмәттәшлекне югары бәяләде.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10