ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тубыл шәһәрендә Татар балалар лидер мәктәбе узачак

10 октябрь 2019, 14:45

Чара «Идел» яшьләр үзәгенең авторлык проекты булып тора һәм әлеге үзәк ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә Тубыл шәһәренең «Минем территория» мультиүзәгендә Татар балалар лидер мәктәбе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Татар балалар лидер мәктәбенең төп максаты Тубыл шәһәрендә яшәүче татарлар арасында талантлы һәм актив балаларны ачыклау, аларны яшьләр оешмасы эшчәнлегенә һәм төбәкнең иҗтимагый милли-мәдәни тормышына җәлеп итүдән гыйбарәт.

Чараның бурычлары:
- лидерлык сыйфатларын ачыклау һәм формалаштыру;
- командада эшләргә өйрәтү;
- милли үзаңны ныгыту;
- актив балалар арасында тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу өчен шартлар тудыру.

Татар балалар лидер мәктәбенең программасы лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дискуссия-уеннар, теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән кешеләр белән очрашулар, төрле викториналарны үз эченә ала.

Татар балалар лидер мәктәбендә катнашу өчен 14-17 яшьлек 15 бала чакырыла. Катнашу бушлай.

Чара «Идел» яшьләр үзәгенең авторлык проекты булып тора һәм әлеге үзәк ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10