ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Эшкуарлык советының Татарстан Президенты катнашында киңәйтелгән утырышы узачак

10 октябрь 2019, 13:09 , Фото: архив

Эшкуарлык советының Татарстан Президенты катнашында киңәйтелгән утырышы узачак Чара дүшәмбе көнне, 14 октябрьдә, узачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 13нче киңәйтелгән утырышында газны өзү һәм яңадан тоташтыру процедурасын җиңеләйтү, ташландык территорияләрне әйләнешкә кертү һәм бизнес өчен кадрлар җитмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга ниятлиләр. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дүшәмбе көнне Эшкуарлык советының 13нче киңәйтелгән утырышында катнашырга ниятли. Көн тәртибенә моңа кадәр эшче төркемнәр кысаларында тикшерелгән өч мәсьәлә кертелгән», - дип искәртте Галимова.

Әлеге мәсьәләләрдән тыш, советның киңәйтелгән утырышында шулай ук эшлеклелек активлыгының муниципаль рейтингы да тәкъдим ителәчәк. Республика районнарында эшлеклелек активлыгын бәяләү быелның июненнән сентябрь аена кадәр үткәрелде. Әлеге уңайдан 16 меңнән артык эшкуар арасында сораштыру уздырылды, дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10