ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ике автобус бәрелешкән

10 октябрь 2019, 12:29 , Фото: ГИБДД РТ

Чаллыда ике автобус бәрелешкән Юл-транспорт һәлакәте кичә Яр Чаллы проспектындагы "Электротехника" тукталышы янында булды.

(Чаллы, 10 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ике автобус бәрелешкәннән соң бер пассажир хастаханәгә эләккән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Яр Чаллы проспектындагы "Электротехника" тукталышы янында булды. 47 яшьлек "НЕФАЗ" автобусы йөртүчесе, Нариманов урамына таба хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм руль артында 59 яшьлек ир-ат булган "Форд Транзит" микроавтобусына бәрелгән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә "НЕФАЗ"ның 60 яшьлек пассажиры зыян күргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10