ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алексей Песошин 2020 елга Татарстан бюджеты проекты буенча тыңлауларда катнаша

10 октябрь 2019, 09:44 , Фото: архив

Алексей Песошин 2020 елга Татарстан бюджеты проекты буенча тыңлауларда катнаша Закон проектын ТР Дәүләт Советы комитетлары утырышларында карадылар.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советында «2020 елга һәм 2021, 2022 еллардагы план чорына ТР бюджеты турында»гы закон проекты буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашында парламент тыңлаулары узачак.

Документны ТР Дәүләт Советы комитетлары утырышларында карадылар инде. Закон проекты нигезендә, 2020 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты керемнәр буенча – 264,8 миллиард, чыгымнар буенча 267,9 миллиард сум булыр дип фаразлана. Дефицит 3,1 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Бюджет турындагы закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Документ барлыгы 4098 биттән тора. «Закон проекты тексты белән ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин», - дип искәрттеләр республика парламентының матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Татарстан Дәүләт Советына 2020 елга һәм 2021, 2022 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты тапшырылуы хакында хәбәр иткән иде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10