ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда «ИнтехБанк» бинасын 155 миллион сумга саталар

10 октябрь 2019, 09:26

1873 елда төзелгән бина республика әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты санала.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Шиһабетдин Мәрҗани урамында  «Интехбанк»ның төп офисы урнашкан бинаның сатылуы турында игълан Активлар белән сәүдә итү буенча мәгълүмат агентлыгы сайтында урнаштырылган.

Банкның конкурс идарәчесе саналган Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы мәйданы 1917 квадрат метрдан артык тәшкил иткән өч катлы бинаны 155,3 миллион сумга сатарга уйлый. Әлеге бәя 16-22 сентябрьдә гамәлдә, әгәр бинаны шушы вакыт эчендә сата алмасалар, ул киметеләчәк.

Бина 1873 елда төзелгән, ул чагында анда Казан укытучылар семинариясе урнашкан булган. Бина республика әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты санала.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10