ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда “Туган тел” татар җыры бәйгесе була

10 октябрь 2019, 08:54

Бу бәйгедә төрле елларда Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Эльмир Халиков, Рәдиф Зарипов һ.б. җиңгән.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). 1-2 ноябрьдә Башкортстанда татар җырын башкаручылар өчен “Туган тел” республика конкурсы була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1975 елдан башлап Башкортстан Республикасында Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә татар җырын башкаручыларның “Туган тел” республика конкурсы үткәрелә. Баштагы елларда конкурсның йомгаклау концерты Уфада оештырыла, 2013 елдан ул Дүртөйле шәһәрендә үтә башлый. Быел  бәйге унөченче тапкыр оештырыла.

Шушы вакыт эчендә конкурста җиңүчеләр (Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Эльмир Халиков, Рәдиф Зарипов һ.б.) татар һөнәри җыр сәнгатендә уңышларга иреште һәм милли мәдәнияткә сизелерлек өлеш кертте, диелә хәбәрдә.

Бәйге татар халык җырын популярлаштыру, милли башкару традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук яшь җырчыларны ачыклауны максат итеп куя.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге тәртип буенча билгеләнә һәм бүләкләнә: “Һөнәри башкаручылар” номинациясендә I, II, III (2 кеше), дәрәҗә дипломантлар; “Үзешчән башкаручылар” номинациясендә I, II, III (2 кеше), дәрәҗә лауреатлар; Гран–при.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10