ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Авыл укытучылары сигез предмет укыта - "Мәгариф"

10 октябрь 2019, 08:32

Айрат Кәлимуллин «Авыл укытучысы –2019» бәйгесендә «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә җиңде.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", "Мәгариф"). «Ут һәм су бетсә дә, мин дәресемне үткәрәчәкмен», — дип сөйләде Кайбыч районы Ульянково мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Кәлимуллин.

Яшь мөгаллим дәресләрне татар һәм гарәп телендә алып бара, укучыларга яңа теманы тормышчан мисаллар ярдәмендә аңлатуны отышлы дип саный.

«Сез үзегез дә беләсез, авылларда проблемалар күп: балалар саны җитми, мәктәпләр ябыла. Авыл укытучылары бүгенге көндә 8 предмет укыталар. Ала бөтен яктан профессионал. Җырларга да, биергә дә өйрәтәбез, химия дә, информатика да укытабыз. Авылда укытуның әһәмияте зуррак дип уйлыйм», — дип уртаклашты Айрат Азат улы.

Айрат Кәлимуллин «Авыл укытучысы –2019» бәйгесендә катнашып, «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә җиңү яулады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10