ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә татар теле дәресләре үткәреләчәк

10 октябрь 2019, 08:14

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә татар теле дәресләре үткәреләчәк Дәресләр бушлай үткәрелә.

(Бөгелмә, 10 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы" ).  Тиздән, 15 октябрьдә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү курсы эшли башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге курслар Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Үзәк Диния оешмасы инициативасы белән оештырыла. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән алты айлык курсны тәмамлаган дистәдән артык кеше сертификат алган иде.

Быел да 15 октябрьдә башланачак дәресләргә татар телен өйрәнергә, бу телдә аралашырга теләгән һәр кеше йөри ала. Дәресләр бушлай үткәрелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10