ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән

9 октябрь 2019, 22:21 , Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Әлмәт районында юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән "КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан.

(Әлмәт, 9 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 8 октябрьдә Казан-Оренбург-Акбүләк юлында  юл-транспорт һәлакәте булган. Анда өч кеше имгәнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 

"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан. Шуның нәтиҗәсендә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Форд Транзит" автомобиле белән бәрелешкән.

 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  "Форд" автомобиленең йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10