ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Кукмарада яшәүче коляскадагы инвалидлар фестивальдә ярышларда катнашты

9 октябрь 2019, 23:27

Кукмарада яшәүче коляскадагы инвалидлар фестивальдә ярышларда катнашты Инвалидлар биш спорт төре буенча үзләренең көчләрен сынады.

(Кукмара, 9 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Мамадышта коляска ярдәмендә хәрәкәт итүчеләр өчен "Минем дөньям - чиксез" дигән фестивальдә Кукмарада яшәүчеләр дә катнашты. Коляскадагы инвалидлар биш спорт төре буенча үзләренең көчләрен сынады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль статусын күтәрү, камилләшү өчен өстәмә стимуллар булдыру максатында оештырылган чара район Мәдәният йортында үтте. Тантаналы өлештә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм инвалидлар оешмасы рәисе Наталья Кекишева чыгыш ясады.

"Тантаналы өлештән соң бүләкләүләр, концерт номерлары булды. Спорт чаралары исә спорт залында үтте. Бочче, шаффлборд, джакколо, новус, кульбутто уеннары хис-кичерешләргә бай булды. Фестиваль бары тик якты хатирәләр генә калдырды", - дип хәбәр итте район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10