ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

“Татарстан Почтасы”ның хезмәткәре шиннар сатып алганда ришвәт алуда шикләнелә

9 октябрь 2019, 21:12

Якын арада Рөстәм Галихановка җәза сайланачак.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). “Татарстан Почтасы” ның бер бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галихановтан автошина сатып алганда ришвәт алуда шикләнәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“Галихановка карата “Ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган", – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2016 елда "Татарстан Почтасы"нда автошиналар сатып алынган. Бу эш белән Рөстәм Галиханов шөгыльләнгән.

Икътисади иминлек идарәсе һәм Коррупциягә каршы көрәш идарәсе мәгълүматлары буенча, ул автошина сату белән шөгыльләнүче бер фирманың директоры белән килешү төзү турында килешкән. Директор барлык сумманың 10 процентын түләргә вәгъдә иткән.

Сатып алу законлы булсын өчен, Рөстәм Галиханов сатып алуга куйган, анда ялган фирмалар катнашкан. Шулай итеп, сатулашуда кирәкле компания откан һәм Рөстәм Галиханов "ярдәм" өчен 330 мең сум акча алган.

Югары дәрәҗәле “почтальон”ны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек идарәсе һәм Коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Якын арада тикшерү тоткарланучыга карата җәза билгеләү өчен судка мөрәҗәгать итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10