ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының яңа сезонында остаз булачак

9 октябрь 2019, 20:36 , Фото: Владимир Васильев/архив

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының яңа сезонында остаз булачак Татарстан Президенты халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итү барышында тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының яңа сезонында катнашачак. Республика җитәкчесе яшь идарәчеләрнең остазы ролендә чыгыш ясаячак. Бу хакта конкурс сайтында хәбәр ителә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, конкурс кысаларында Татарстан Президенты халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итү барышында  идарә итү буенча тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.

«Рөстәм Нургалиевич бу проектта беренче ел гына катнашмый. Ул һәрвакыт ныклы кадрлар потенциалын формалаштыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Татарстан Президенты остаз сыйфатында катнашучыларга республиканың уңай тәҗрибәсен трансляцияли, шулай ук аларның эшлекле, коммуникатив сыйфатларын бәяли», – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10