ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

«Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

9 октябрь 2019, 20:17

Конкурста атнашу өчен гаризаны 27 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

(Казан, 9 октября, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсына теркәлү башланганнан бирле 46 570 кеше гариза тапшырган. Бу хакта РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко конкурсның өченче сезонындагы яңалыкларга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Гаризалар кабул итү башланды инде, бу карар җомга көнне «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышында кабул ителде», — диде Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко.

Конкурс лидерлык сыйфатларының һәм идарә итү компетенцияләренең югары дәрәҗәсенә ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

«Конкурс структурасын без үзгәрешсез диярлек калдырдык - теркәлү, дистанцион тест этабы, ярымфиналлар һәм финал. Теркәүнең беренче этабында катнашучылар биографик анкета тутырырга, видео-интервью язарга һәм зур булмаган эссе язарга тиеш. Биремнәрне үтәүне соңгы вакытка калдырмаска киңәш итәбез. Барлык турларның вакыты чикле», - диде «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры, «Россия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров.

Конкурста җиңүчеләр миллион сумлык белем бирү гранты белән бүләкләнәчәк һәм илебезнең әйдәп баручы идарәчеләре арасыннан остазлар белән эшләү мөмкинлегенә ия булачак. Алексей Комиссаров сүзләренчә, яңа сезонда, төп конкурска өстәп, катнашучылар «Сәламәтлек саклау», «Фән», «Финанслар һәм технологияләр» трекларының өчесенең берсенә гаризалар бирә ала.

«Россия лидерлары» проектының өченче сезонында, тестлар үтәү өчен җитәрлек дәрәҗәдә рус телен белүче һәм биш елдан да ким булмаган җитәкчелек тәҗрибәсе булган 55 яшькә кадәрге конкурсантлар катнаша ала. 35 яшьтән кечерәк булган катнашучылар өчен җитәкчелек вазифасында 2 ел эшләү тәҗрибәсе булу да җитә.
Конкурста катнашу өчен гаризаны 27 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

  • «Россия лидерлары» конкурсы Россия Президенты кушуы буенча «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм 20 мөстәкыйль проектны берләштерә торган шул ук исемдәге мәйданчыкның төп проекты булып тора. Конкурс Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ярдәме белән үткәрелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10