ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Николай Никифоров "Россия Почтасы" Директорлар советында вазифаны саклап калды

9 октябрь 2019, 19:47

Хөкүмәт илнең баш почта операторының яңа җитәкчелеген раслады.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Россия Хөкүмәте “Россия Почтасы” Директорлар советының яңа составын раслады. Исемлектә Россия элемтә министрлыгының элеккеге башлыгы Николай Никифоров бар. Әлеге карар Россия Хөкүмәтенең рәсми порталында басылып чыкты.

Расланган исемлек 11 фамилиядән тора, аны вице-премьер Максим Акимов җитәкли. Николай Никифоров "Дигинавис" компаниясенең Директорлар советы рәисе буларак 10нчы урында (Иннополисның партнеры булып тора).

"Россия почтасы" акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы составына Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы тарафыннан акционер җәмгыять составына кертү өчен тәкъдим ителгән кандидатураларны исәпкә алмыйча, 11 кешедән торган Директорлар советы составын билгеләү", диелгән карар текстында.

Документта Россия парламентының ике палатасы тарафыннан Директорлар советына билгеләнгән тагын ике фамилия аерым күрсәтелгән.

  • Николай Никифоров 2010 елдан 2012 елга кадәр Татарстан Элемтә министрлыгын җитәкләде, шуннан соң Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. Соңгы вазифасында Никифоров 2018 елның маена кадәр эшләде. Дәүләт хезмәтеннән киткәннән соң Иннополиста “Дигинавис” компаниясен булдырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10