ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казан Мэры «Рубин»ның президенты вазифасыннан китү серен ачты

9 октябрь 2019, 20:05 , Фото: Рамил Гали/архив

Казан Мэры «Рубин»ның президенты вазифасыннан китү серен ачты
Илсур Метшин 2015 елдан 2017 елга кадәр «Рубин» ФК президенты вазифасын биләде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Илсур Метшин футбол клубы шәхси кулларга бирелү сәбәпле, «Рубин»нан киткән. Бу хакта ул «Эхо Москвы» радиостанциясенә интервьюсында сөйләде.

«Анда барысы да бик гади. Барысын да шәхси кулларга бирү тенденциясе бар иде. «Татнефть»нең «Ак Барс» хоккей клубы, ә ТАИФның «Рубин» футбол клубы белән тулысынча шөгыльләнүе турында бик дөрес карар кабул ителде. Шуның аркасында гына мин риза булдым һәм флагны коллегаларыбызга тапшырдым», — дип сөйләде Казан мэры.

  • 2015 елдан 2017 елга кадәр Илсур Метшин «Рубин» ФК президенты вазифасын биләгән иде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов Татарстанга республика җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү өчен килгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10