ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

«Эхо Москвы» җитәкчесе «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә булды

9 октябрь 2019, 19:02 , Фото: tatarstan.ru

«Эхо Москвы» җитәкчесе «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә булды Алексей Венедиктов күргәзмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәше буенча карады.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). «Эхо Москвы»ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Золотая Орда и Причерноморье» күргәзмәсен карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин Twitterда хәбәр итте.

Эдуард Хәйруллин Венедиктовның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча күргәзмәне каравын әйтте.

«Золотая Орда и Причерноморье. Уроки Чингисидской империи» күргәзмәсе Монгол империясе мәдәнияте, нигездә Алтын Урда мәдәнияте белән таныштыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эхо Москвы» җитәкчесе белән туган телләрне өйрәнү буенча фикер алышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10