ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Алексей Венедиктов татар телен өйрәнү турында: Икетеллелек - байлык һәм бәхет

9 октябрь 2019, 18:04 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Венедиктов татар телен өйрәнү турында: Икетеллелек -
байлык һәм бәхет
Тел яки дин буенча кешеләрне аеру куркыныч, дип саный «Эхо Москвы» баш мөхәррире.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Ике телне белү йөк түгел, ә байлык булып тора. Татарстанда татар телен факультатив өйрәнүгә калдырган реформа куркыныч булды. Бу фикерне «Татарстан 24» каналы эфирында «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов әйтте.

«Ирекле өйрәнүгә күчү миңа куркыныч тоелды, чөнки кешеләрне нинди дә булса территориядә бүлү - куркыныч. Бу диндәге кебек үк каршылык», - диде Алексей Венедиктов.

Ул гаиләдә әти-әниләрнең берсе - рус телле, икенчесе татар телле булган хәлне мисал итеп китерде.

«Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? Минемчә, билингвизм, икетеллелек - йөк түгел, ә байлык һәм бәхет. Мин һәрвакыт бу позициядә тордым, хәтта бу реформа булганда да», - диде Алексей Венедиктов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10