ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Дмитрий Медведев: Россия Хөкүмәте агросәнәгать комплексына ярдәмне дәвам итәчәк

9 октябрь 2019, 16:57 , Фото: agro.tatarstan.ru

Дмитрий Медведев: Россия Хөкүмәте агросәнәгать комплексына ярдәмне дәвам итәчәк Марат Җаббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе халыкара агросәнәгать форумында катнаша.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте илнең агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Алтын көз» күргәзмәсен ачу тантанасында шулай дип сөйләде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без, һичшиксез, агросәнәгать комплексына алга таба да ярдәм итәчәкбез, илебездә авыл хуҗалыгы югары технологияле, продуктив һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен, безгә әле күп эшләр башкарырга кирәк», — диде Дмиртий Медведев.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Россия агросәнәгать комплексы авыр юл узды.

"Бу һөнәрне сайлаган кешеләр аңа булган ышанычларын саклаган, аның белән көн саен шөгыльләнә һәм үз эшләренең осталары булып торалар", - диде Россия Хөкүмәте Рәисе .

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе халыкара агросәнәгать форумы һәм «Алтын көз-2019» күргәзмәсендә катнаша.

  • 4-13 октябрьдә Татарстан Республикасы предприятиеләре агросәнәгать комплексы атналыгы кысаларында Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашачак. «Алтын көз» күргәзмәсенә килүчеләр Татарстаннан казылык, какланган каз ите һәм башка деликатесларны татып карый алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10