ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Химия буенча Нобель премиясе лауреатлары билгеле булды

9 октябрь 2019, 13:41

Нобель премиясе тугыз миллион швед кронасы (900 мең АКШ долларыннан артык) тәшкил итә.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Джон Гудинаф, Стэнли Уиттингхэм һәм Акира Йошино литий-ионлы батареялар уйлап тапкан өчен, 2019 елда химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Җиңел, яңадан корып була торган һәм зур егәрлекле әлеге батареялар хәзер кәрәзле телефоннардан һәм ноутбуклардан, шулай ук электроавтомобильләрдә һәм башка бик күп өлкәләрдә  кулланыла. Алар  кояш һәм җил чыганакларыннан яңартыла торган зур энергияне туплап саклый ала», — диделәр Нобель комитетында.

Соңгы елларда экспертлар литий-ионлы аккумуляторлар уйлап табучыларга Нобель премиясе бирүне берничә тапкыр фаразлаган.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы 10 декабрьдә Стокгольмда Швеция эшкуары һәм уйлап табучы Альфред Нобель (1833-1896) үлгән көндә узачак.

Быел Нобель премияләренең һәр суммасы тугыз миллион швед кронасы (900 мең АКШ долларыннан артык) тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10