ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

9 октябрь 2019, 11:17 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты
 Исмет Эрикан 2019 елның 1 октябрендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасына кереште.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эриканны кабул итте, аны яңа җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова  с Генеральным консулом Турецкой Республики в г. Казани Исметом Эриканом

Эрикан әфәнде белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов татар һәм төрек халыклары арасында элек-электән яхшы, тугандаш мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. «Татар милләте вәкилләре Төркия Республикасының тарихи борылыш чорларында катнаштылар», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова  с Генеральным консулом Турецкой Республики в г. Казани Исметом Эриканом

Рөстәм Миңнеханов Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе, диде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 314 млн доллардан артып китте. «Ышанам, безнең уртак эшебез Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк», – дип өстәде республика җитәкчесе.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова  с Генеральным консулом Турецкой Республики в г. Казани Исметом Эриканом

  • Исмет Эрикан 2019 елның 1 октябрендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифасына кереште. Элеккеге консул Әхмәт Садык Доган бу вазифадан быел июль аенда китте. Эрикан әфәнде - 1996 елда башланган Татарстан һәм Төркия дипломатик мөнәсәбәтләре тарихында уникенче генераль консул. Халыкара беркетмә нигезендә, яңа консул билгеләнгәч, Татарстан җитәкчелеге белән танышу процедурасы уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10