ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

"TatarTell"дән Алсу Хафиз Грета Тунбергның БМОдагы чыгышын татарча яңгыратты

9 октябрь 2019, 11:00

Җәмәгатьчелеккә зур тәэсир итә алырлык видеолар татар телендә булачак.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Назлыгөл Мәсәлимова). "Татары Urduck TV" Ютуб каналында "TatarTell" оешмасы рухландыручысы Алсу Хафиз Грета Тунбергның Берләшкән Милләтләр оешмасындагы экологик проблемага багышланган чыгышын татарча яңгыратты.

Әлеге проект "TatarTell" проекты кысаларында тәржемә итеп эшләнгән.

"Бу идеяны, чын дөресен әйткәндә, безгә тарихчы Айрат Фәйзрахманов тәкъдим иткән иде. Алга таба без жәмгыятьтә резонанс тудырган темалы видеоларны тәрҗемә итәргә ниятлибез. Һәм шуның өчен Гретаның нотыгын да сайладык", - дип проект хакында сөйләде Алсу Хафиз.

"Бу видео белән без татарлар игътибарын экологиягә юнәлдерергә булдык", - дип искәртә "TatarTell" оешмасы рухландыручысы. 

Видеолар 2-3 атнага бер чыгып барачак. "Аннары популярлыгына карап", - дип әйтте Алсу Хафиз.

  • Грета Тунберг - швед укучысы, экологик активист. 15 яшендә швед парламенты каршында "Климат өчен мәктәп забастовкасы" плакаты белән торган. Париж килешүе буенча климат үзгәрүгә каршы эш алып барырга кирәклеге хакында әйтеп, швед парламенты каршына чыккан. Бу чыгышы белән резонанс тудырган. Җәмәгатьчелек аны хуплаган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10