ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы уңаеннан татарча диктант язалар

9 октябрь 2019, 03:15

Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы уңаеннан татарча диктант язалар Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы кысаларында “Татарча диктант” акциясе узачак. Бу турыда “Нижгар.ру” сайтында хәбәр ителә.

Акция өлкәдә өченче тапкыр үткәрелә. Аны Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәләре сайты, өлкәнең “Туган як” газетасы, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы оештыра.

Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10