ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада күп катлы йортларда тәртип өчен җаваплы вәкил Барселонада булды

9 октябрь 2019, 07:11 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада күп катлы йортларда тәртип өчен җаваплы вәкил Барселонада булды Биредә торак йортлар шактый үзенчәлекле икән, алар төрле шакмак, квадрат формаларда, ишекләре турыдан-туры тротуарга чыга.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәре хакимияте, күп катлы йортларда тәртип өчен җаваплы булулары һәм биредә яшәүчеләр белән нәтиҗәле эшләүләре өчен, Фәридә Нигъмәтҗанованы Каталониягә эшлекле сәфәргә җибәргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу ял гына түгел, ә эшлекле сәфәр булган. "Барселонада җирле халыкны үз урамнары һәм ишегаллары тормышына җәлеп итү бик актив үсеш алган”, - дип аңлатты Айдар Метшин һәм шуңа күрә алар Түбән Кама вәкилләрен бирегә тәҗрибә тупларга җибәргәннәр.

Фәридә Нигъмәтҗанова сүзләренә караганда, алар иртәдән-кичкә кадәр шәһәр буйлап йөргәннәр, Барселонаның истәлекле, матур урыннарын, кайткач, үзебездә дә шундый урыннар булдыру максаты белән, фотога төшергәннәр.

Урамнар тар, яшеллек аз. Зур түгәрәк контейнерларда төрле агачлар утыртылган, кирәк булса, аларны күчереп йөртергә мөмкин, шул рәвешле, урамнарны яшелләндерүнең яңа варианты булдырылган.

Торак йортлар шактый үзенчәлекле икән, алар төрле шакмак, квадрат формаларда, ишекләре турыдан-туры тротуарга чыга. Йорт ишекләре пыяла, агач материалдан эшләнгән. Торак йортларның фойелары матур, чиста, анда чәчәкләр дә үсә икән.

Кунакларны шәһәр территориясендә махсус парковкаларда кызыл велосипедлар торуы да җәлеп иткән. Алар һәркайда: йорт, кибет тирәләрендә. Үзеңә велосипед сайлап, прокат өчен түлисең һәм - алга. Әмма бу велосипедлардан Барселона халкы гына файдалана ала икән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10