ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Татар зыялылары Башкортстанда бөек шәхесләрнең каберләрен зыярәт кылачак

9 октябрь 2019, 08:34

Татарстан делегациясе алар йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән танышачак.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Агымдагы елның 10-11 октябрь көннәрендә Татарстанның бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәклегендә Башкортстандагы бөек шәхесләрнең каберләрен зыярәт кылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе алар йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән танышачак. Әлеге сәфәр Башкортстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышта, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең юбилейлары уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Ике көнлек программа кысаларында Туймазы районының Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” белән танышу, Уфа шәһәренең мөселман зиратына бару, Хәкимия мәчете, Хәкимов йорты, Галия, Хәсәния мәдрәсәләре, З.Камали йорты биналары һәм башка тарихи урыннарга, мәчетләргә бару каралган.

Шулай ук Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән дә очрашулар көтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда тормыш һәм иҗатлары турыдан-туры Уфа шәһәре һәм Башкортстан белән бәйләнешле булган күп кенә шәхесләрнең түгәрәк даталары искә алына. Алар - Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанова (тууларына 160 ел), Мөхлисә Бубый (тууына 150 ел), Сәйфи Кодаш (тууына 125 ел), Мостай Кәрим (тууына – 100 ел) һ.б.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10